Эш көйле барса, күңелләр җырлы була!
Эш көйле барса, күңелләр җырлы була! Ярмәкәй районында бөртекле уҗым культуралары мул уңыш белән сөендерә.Ярмәкәй районында 36,682 мең гектарда үстерелгән уңыш 17,700 гектардан җыеп алынган.
“Северная Нива Башкирия” һәм “Урал сәүдә компаниясе” җәмгыяте авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә уңыш аеруча югары. Бүген аларның беренчесендә уҗым бодаен урып-җыю бара. Уңыш 1600 гектарда җыеп алынган. Уртача уңыш гектардан 55 центнер тәшкил итә.
“Спартак-Агро” хуҗалыгында язгы бодай уңышын җыюга керештеләр. Әлеге культура 520 гектардан җыеп алынган. Уңыш гектарыннан 34,5 центнер тәшкил итә.
“Урал сәүдә компаниясе” авыл хуҗалыгы предприятиесе – Ярмәкәй районында иң эре арендатор. Аграрийлар 11050 гектар җир эшкәртә. Иң зур мәйданнар уҗым һәм сабан бодае, көнбагыш өчен бирелгән.
Бүгенге көндә хуҗалык хезмәткәрләре “Скипетр” элита сортлы көзге бодай уңышын 760 гектардан җыйган. Уртача уңыш гектарыннан 55 центнер тәшкил итә, урыны белән 60-62 центнерга кадәр җитә.
– Безнең төбәк өчен бу — бик яхшы күрсәткеч. Вакытында чәчәргә, эшкәртеп, вакытында җыеп алырга тырышабыз, – ди агроном Илнур Исчурин.
“Урал сәүдә компаниясе”нең 8 Март бүлекчәсендә тәҗрибәле комбайнчылар эшли. Алар барысы да — якын-тирә авылларда яшәүчеләр. Мәсәлән, Исламбахты авылыннан Әлфир Сәйфуллин авыл хуҗалыгы предприятиесендә — 2013 елдан, 8 Март авылыннан Радик Сафин 2014 елдан бирле эшли. Элек ул “8 Март” исемендәге совхозда эшләгән. Тарказы авылыннан Равил Шәңгәрәев биредә ике ел. Аны бирегә тотрыклы хезмәт хакы һәм бердәм коллектив җәлеп иткән. Знаменка авылыннан Вадим Нефедов 2000 елда Ырынбур өлкәсеннән күчеп килә, биредә 2013 елдан бирле эшли.
Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиесендә 20гә якын кеше даими хезмәт сала. Кызу эш чорында хезмәткәрләрне читтән дә җәлеп итәләр. Техника паркы иң заманча авыл хуҗалыгы машиналары белән тулыландырылган.
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 25 августка республика буенча планлаштырылган барлык мәйданның 898,8 мең гектарында (51,2 процент) бөртекле һәм кузаклы культуралар чабылган, 882,1 мең гектарында суктырылган. Ашлыкның тулай җыемы 2 миллион 621 мең тонна тәшкил итә. Һәр гектардан уртача уңыш — 29,7 центнер.
Тулай ашлык җыемы буенча лидерлар исемлегендә — Стәрлетамак (162 мең тонна), Илеш (146 мең тонна), Чакмагыш (109,2 мең тонна) районнары. Мәләвез, Авыргазы һәм Дәүләкән районнарында әлеге күрсәткеч 105-100,8 мең тонна тәшкил итә.
Уҗым культураларының тулай җыемында Дәүләкән, Стәрлетамак һәм Авыргазы районнары алда бара.
Энҗе ШӘФЫЙКОВА.
Ярмәкәй районы.
Последние новости
Горячая линия по профилактике ВИЧ в Туймазах
Специалисты Роспотребнадзора помогут жителям в вопросах профилактики ВИЧ-инфекции.
Продукты для укрепления иммунной системы
Узнайте, какие натуральные продукты могут заменить аптечные лекарства.
Необоснованные ограничения в закупках: проблемы для участников
Как необоснованные ограничения влияют на рынок закупок и потенциальных участников.
Частотный преобразователь
Подбираем решения под ваши задачи с учётом особенностей оборудования и требований